news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәй районында «Яңгыр боткасы» пешерделәр

Районда «Боламык» бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Зәй районында «Яңгыр боткасы» пешерделәр
«Заинск-информ»

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районы Сәвәләй авылында  «Боламык» бәйрәме билгеләп үтелде. Бу көнне зур казаннарда «яңгыр боткасы» пешерәләр. Бу турыда «Заинск-информ» хәбәр итә.

Ботка ингредиентларын авылда яшәүчеләр алып килә. «Яңгыр боткасы» төрле ярмалардан, сөт һәм судан пешерелә. Боткага бәрәңге, он, йомырка, тоз, шикәр комы һәм май да өстиләр.

«Боламык» бәйрәме язгы чәчү эшләре төгәлләнгәч билгеләп үтелә. Бу көнне Сәвәләй авылында яшәүчеләр ботка белән сыйланды һәм су сибешеп уйнады. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, артистлар катнашында концерт һәм халык уеннары үткәрелмәде.

Бәйрәмгә килүчеләргә ботка өләшкәнче, әбиләр дога укыды. Алар тынычлык булуын, авыл халкы өчен иминлек, яхшы уңыш алу өчен яңгыр һәм җылы сорады.

Авыл балалары кошлар өчен агачларга йомырка кабыгы элеп чыкты.

«Бу гореф-гадәтләрне үтәгәннән соң, авылда яңгыр ява», — дип сөйләде керәшен фольклор ансамбле әгъзасы Светлана Чернова.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100