news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозлы яшенле яңгыр көтелү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

26 июньдә, җомга көнне, сәгать өчтән соң һава шартларының начараюы фаразлана.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бозлы яшенле яңгыр көтелү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Идарә мәгълүматлары нигезендә, 26 июньдә, җомга көнне, сәгать өчтән соң шимбә иртәсенә кадәр урыны белән һава шартларының начараюы көтелә. Республикада урыны белән яшенле яңгыр фаразлана, көчәйгәндә секундына 24 метрга кадәр көчле җил, бозлы яңгыр явуы ихтимал.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика халкына һәм кунакларына яңгырлы көчле җилнең бик куркыныч булуын искә төшерәләр.Кискен кирәк булмаганда өйдән чыкмау хәерле. Урамда биек агачлардан, билбордлардан, элмә такталардан һәм электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга, кискен маневрлар һәм тоткарлыклардан сакланырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан юл аркылы чыкмаска һәм яктылык кайтара торган элементлы кием кияргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100