Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Минзәлә елгасының яр буе сәяхәтчеләрне кабул итәргә әзер
Озакламый Воровский яклап ясалган пляжда су коенырга мөмкин булачак.
(Минзәлә, 26 июнь, «Татар-информ», «Минзәлә», Флүрә Мусина). Коронавирус белән бәйле чикләүләр бетерелә икән, 1 июльдән Минзәлә комлыгы ачылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Минзәләнең яр буен төзекләндерү — ул пляж гына түгел. Ул икътисадый күзлектән караганда, шәһәргә сәяхәтчеләрне җәлеп итү өчен дә уңайлы урын. Район башлыгы Айдар Салахов, шәһәр оешма-предприятиеләре җитәкчеләре белән районның мөһим социаль объектларында эшләрнең барышы белән танышканда, Минзәләнең яр буендагы төзекләндерүне карады.
Озакламый Воровский яклап ясалган пляжда су коенырга мөмкин булачак. Биредә су коенучылар өчен бөтен шартлар тудырылган, тирә-юньдә комлык, ял итеп утырырга эскәмияләр, яр буенда кием алыштыру, душ керү өчен дә бөтен мөмкинлекләр бар. Якында гына пляж волейболы, баскетбол сөючеләргә мәйданчык ясарга да була.
Гаиләләре белән биредә ял итәргә йөрүчеләр үзләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен дә җиткерәләр. Әйтик, күпергә барганда җәяүлеләр сукмагында берничә урында эскәмияләр куюны сорый.
Ял итүчеләргә кайнар чәй белән пешкән ризыклар, туңдырма сатуны җайга салу кирәклеге турында да сүз булды. Мондагы чәчәклекләрне, яшеллекне карап-тәрбияләп, су сибеп торырга, күпергә илтүче яр буена карама, тал агачлары утыртырга, тирәлекне тәртиптә тотарга дигән һәм башка тәкъдимнәр булды.
Хәзерге вакытта яр буе территориясендә 10 видеокамера эшли, шуңа карамастан өстәмә локаль камералар урнаштырырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз