news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелү турындагы яңалык - ялган

Чикләү чаралары турында актуаль мәгълүмат коронавирус буенча оператив штабта барлыкка килә.

 Галимова: Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелү турындагы яңалык - ялган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстан шәһәрләрендә яңа чикләүләр кертелмәячәк. Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Системалы эш алып барыла һәм бүгенге көндә бернинди чикләүләр кертү планлаштырылмый. Шәһәрләрне ябу турында фейклар рәвешендәге социаль челтәрләрдә тиражлана торган барлык яңалыклар да чынбарлыкка туры килми», — диде Галимова.

Барлык рәсми мәгълүмат Татарстанның оператив штабыннан гына трансляцияләнә. Бүгенге көндә республикада коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла. Көн саен Covid-19 инфекциясе белән зарарлану очраклары теркәлсә дә, барысы да штат режимында уза.

«Кичә районнарның бер өлеше мессенджерларда шәһәрләр ябылачак, керү һәм чыгу чикләнәчәк,  мәгълүмат хокук саклау органнарыннан телдән таратыла, дигән ялган хәбәрләргә оператив җавап бирде», — диде ул.

Элегрәк «Татар-информ» түбәнкамалыларны чираттагы «коронавируслы» фейк белән куркытканнарын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100