news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән егете контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде

Радик Галиуллинның хәрби стажы 14 ел булган.

Чирмешән егете контракт буенча хәрби хезмәтнең өстенлекләре турында сөйләде
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 26 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш егете Радик Галиуллин 11 ел контракт буенча хезмәт итә. Ташламалар белән аның хәрби стажы 14 ел булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Брянск өлкәсендәге Почеп шәһәрендә материаль тәэмин итү хәрби частендә хезмәт итүче Радикның кул астында 20 солдат, ул — взвод командиры урынбасары, бүлек командиры. Алар округтагы хәрби частьләрне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итеп тора.

«Миңа хәрби хезмәт ошый. Өйрәнгәч, бер авырлыгы да юк кебек. Фатирда яшим, иртән сәгать сигезгә частькә барам, эш сәгате кичке җидегә кадәр. Хезмәт хакы яхшы, даими түләнә, елга бер өстәмә түләү каралган, 6 ел хезмәттән соң илнең теләсә кайсы шәһәрендә фатир сайларга мөмкин. 20 ел хезмәт иткәч, башлангыч пенсия билгелиләр, 25 елдан — тулы пенсия. Хәрби хезмәтнең уңай яклары күп», — дип сөйләде ул.

Радик Галиуллин тырыш хезмәте өчен, автомобиль гаскәрләренең 110 еллыгы һәм Россия Федерациясе кораллы көчләренә 100 ел тулу уңаеннан юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Быел Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариаты аша 7 егет контракт буенча хезмәткә киткән, тагын өчесе документлар җыя. 2019 елда районнан 12 егет контракт килешүе төзегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100