IV конгресста катнашучы журналистлар өчен изге урыннарга экскурсияләр уздырылды

Программа буенча алга таба берничә мастер-класс һәм “түгәрәк өстәл” утырышы уздыру, “Тынычлык булдыру” III Халыкара музыкаль фестивальны тамаша кылу каралган
(“Федор Шаляпин” теплоходы, 26 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Чехословакиядә төзелгән дүрт палубалы “Федор Шаляпин” теплоход-пансионатында Казаннан сәфәр чыккан IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучы журналистлар, 5 төркемгә бүленеп, кичә Свияжск утрау-шәһәрлегенә экскурсиягә барса, бүген Болгар шәһәре тарихи-архитектура һәйкәле белән танышып йөрде. Һәр төркемгә беркетелгән экскурсовод истәлекле урыннар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә тырышты һәм журналистларны кызыксындырган күп санлы сорауларга җавап биреп барды.

Утрау-шәһәргә килеп төшкән кунакларны әлеге музей-тыюлык директоры Әлфия Тутаева каршы алып сәламләгәч, экскурсоводларына ияреп кузгалганнар, тузан ерып, 2 сәгатьтән артык Свияжск урамнары буйлап атлады, тарихтагы язмышы, танылган шәхесләр белән бәйләнеше һәм бүгенгесе белән танышты, дини корылмаларның эченә кереп карап йөрде. Свияжскида элек булган 16 христиан гыйбадәтханәсенең безнең көннәргә кадәр 6сы исән сакланып, аларның 4се эшли, реставрация эшләре үткәрелә, дип белдерде шундагы атакай. Свияжски мэры Артем Силкин сүзләренчә, бүген утрау-шәһәрдә яшәгән 245 кешенең күпчелеге пенсионер һәм, җирле мәктәптә укучы балалар аз булса да, республика җитәкчелеге мәрхәмәтлек күрсәткәнгә, белем учагы ябылмаячак. Хәзерге вакытта цивилизация эзләрен җир астына “яшерү”, ягъни урамнардагы коммуникация челтәрләрен җиргә күмү эшләре бару сәбәпле, электр энергиясе буенча өзеклекләр булып торса да, анда гомер итүчеләр газлы була алуга бик шатлана.

Бүген исә Болгар шәһәрлегенә аяк баскан журналистларны “Болгар ханы” сәламләп, ярдәмчеләре белән үзе каршы алды: чәкчәк, ипи белән тоз күтәреп кунаклар каршына чыккан татар, рус, чуваш милли киемнәрендәге кызлар да үз милли телләрендә сәламләп, нигъмәтләрдән авыз иттерде. Болгар дәүләтенең шанлы үткәне, андагы корылмалар һәм музейда саклана торган археологик табылдыклар белән танышып, борынгы диварларына, ташларына кул тидереп карап, күп гасырлар элек булып үткән вакыйгаларны күзалларга тырышып, чирәм каплаган изге җиргә басып атлаучыларның нинди матур хисләр кичерүе йөзләрендә чыккан иде. Ләкин экскурсиянең тулыр-тулмас бер генә сәгатькә каралган булуы карыйсы килгәннең барысын күрергә мөмкинлек бирмәде. Димәк, шушы изге урыннарга янә аяк басарга форсат калды.

Кичә Казаннан сәфәр чыккан журналистлар юлда узара аралаша, рухына һәм хезмәтенә якыннарны эзли, гомумән, уртак сәяхәтнең мөмкинлекләреннән файдаланып калырга тырыша. Моңа, шулай ук, теплоход җитәкчелеге оештырган аерым мәдәни программа ярдәм итә.

Ә конгресс программасы исә бик тыгыз, аның буенча, бүген берничә мастер-класс һәм “түгәрәк өстәл” утырышы уздыру, “Тынычлык булдыру”/”Сотворение мира” III Халыкара музыкаль фестивальны тамаша кылу һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу каралган.