news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә йорт хайваннарына коронавирустан прививка ясый башладылар

Россиянең  «Карнивак-Ков» вакцинасы — хайваннар өчен COVID-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче һәм хәзерге вакытта бердәнбер теркәлгән препарат.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә ветеринария клиникаларында йорт хайваннарына COVID-19 коронавирусыннан «Карнивак-Ков» вакцинасын ясый башладылар. Бу турыда Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) җитәкчесе киңәшчесе Юлия Мелано сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Россинең кайбер төбкәләрендә ветеринария клиникалары базасында йорт хайваннарына ковидтан прививка ясый башладылар. Кичә шәһәрләргә Россия галимнәре хайваннар арасында авыру очракларын булдырмау максатыннан эшләгән дөньяда бердәнбер „Карнивак-Ков“ вакцинациясенең беренче партиясе кайтты», — диде Мелано.

Вакцинацияне Россельхознадзор карамагындагы «Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге»ннән вакцина алган шәхси һәм дәүләт клиникалары үткәрә.

«Клиникалар актив гражданлык позициясе булган гражданнар, йорт хайваннары үрчетүчеләр, йорт хайваннары булган еш сәяхәт итүчеләр, шулай ук хайваннары иректә йөри торган гражданнар арасында вакцинация белән актив кызыксынуларын билгеләп үтә», — диде ведомство башлыгы киңәшчесе.

Россиянең «Карнивак-Ков» вакцинасы — хайваннар өчен COVID-19 коронавирусына каршы дөньяда беренче һәм хәзерге вакытта бердәнбер теркәлгән препарат. Хәзерге вакытта вакцинациядән соң иммунитетны саклау срогы ярты ел дип бәяләнә. Вакцинаны Россельхознадзор карамагындагы «Хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәге» ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot