Казанда «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

Бәйгедә Казанның Совет районы 169нчы мәктәп укучылары Гран-при алды.

(Казан, 26 май, «Татар-информ»). Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музеенда татар телендә узган «Җиңү җыры» әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурс Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган иде.

Бүләкләү тантанасын оештыру комитеты рәисе, Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова ачты. Аның сүзләренчә, әдәби конкурста Казанда укучы 200гә якын бала катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар шигырь, хикәя, мәкалә, хәтта пьеса да язган һәм фильм төшергән. Алтмыш автор кыйммәтле бүләккә һәм дипломга ия булган.

Бәйгедә Казанның Совет районы 169нчы мәктәп укучылары Гран-при алды. Валентина Михайлова җитәкчелегендәге 7 сыйныф укучылары Җиңүгә багышланган документаль-нәфис фильм төшергән.

Казан укучылары арасында татар телендә үткәрелгән «Җиңү җыры» әдәби бәйгесе Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.