news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сөембикә» журналы ТАССРның 100 еллыгына багышлап махсус сан чыгарды

«Сөембикә» тышлыгында Венера Ганиеваның 90нчы елларда үзе бастырылган «Азат хатын» журналын тотып төшүе — чорларның бәйләнеше», — ди «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова.

«Сөембикә» журналы ТАССРның 100 еллыгына багышлап махсус сан чыгарды
Владимир Васильев

(Казан. 26 май, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Сөембикә» журналы ТАССРның 100 еллыгына багышлап махсус сан чыгарды. Әлеге санда 1920 елда кабул ителгән декрет, Мәдинә Маликованың 1973 елгы әсәре һәм башка тарихи материаллар бар. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Лариса Маликова сөйләде.

«Беренчедән, әлеге санда 1920 елның 27 маенда кабул ителгән декрет бар. Шулай ук республика үсешенең этаплары, азатлык өчен көрәшү, төрле демонстрацияләр, ул елларда үткән туй күренешләре күрсәтелгән», — дип сөйләде Лариса Маликова.

«Сөембикә»нең әлеге санында 1991 елда бастырылган язма да чыккан. Әлеге язмада Минтимер Шәймиевнең Татарстанның беренче Президент буларак игълан ителүе язылган. Биредә шулай ук язучы Мәдинә Маликованың «Тылсым» әсәре урын алган.

«1927 елның башында „Азат хатын“ журналы редакциясе ябык хикәя конкурсы игълан иткән. Мәдинә Маликова да әлеге бәйгедә катнашкан. Әмма ул үзен „Мансурның дусты“ дип атаган. Аның „Тылсым“ әсәре 1973 елның 8 нче санында басылып чыккан. Мәдинә Маликова бәйгедә кызыксындыру премиясенә лаеклы була», — ди баш мөхәррир.

Открыткалар җыючы филокартист Абдулла Дубинның 1927 елгы коллекциясе дә журналда бастырылган. «Открыткаларга карыйсың да үткәнгә — ул чактагы Казан урамнарына барып чыгасың», — дип язылган бу открыткалар турында журналда.

Журналның тышлыгында Татарстанның халык артисты Венера Ганиева төшерелгән. «Сөембикә» тышлыгында чыккан Венера Ганиеваның 90 нчы елларда үзе бастырылган «Азат хатын» журналын тотып төшүе — чорларның бәйләнеше. Бүгенге көндә «Сөембикә» дә, Венера Ганиева да популяр», — ди «Сөембикә» журналының баш мөхәррире.

«Хатын-кыз һәр өлкәдә эшли. Полиция, төзүче, укытучы, табиб — бар эшне дә хатын-кыз эшли ала. Әмма беренче чиратта — без әниләр. «Сез — әниләр! Республикабыз киләчәге булачак шәхесләрне сез үстерәсез, сез тәрбиялисез», — дип Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның сүзләрен искә төшерде Лариса Маликова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100