news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ел башыннан банк карталарыннан караклык очраклары арткан

«Кешеләрнең алданырга гына торуы шаккаттыра», — ди Татарстан прокуроры.

Ел башыннан банк карталарыннан караклык очраклары арткан
архив/Султан Исхаков

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ел башыннан банк карталарыннан караклык очраклары арткан. Бу хакта Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

«Интернет мөмкинлекләре киңәю белән елдан ел мошенниклык очраклары да арта», — диде ул. 2020 ел башыннан 2 меңнән артык мошенниклык очраклары ачыкланган, шуларның 1,5 меңгә якыны — банк счетларыннан урлау. 

Илдус Нәфыйков былтыр 4,5 мең мошенниклык очрагы теркәлгәнен искәртте, 2018 ел белән чагыштырганда, бу күбрәк.

«Кешеләрне тозакка эләкмәскә өйрәтергә кирәк. Атна саен 50 млн сумга кадәр акча урлана. Кешеләрнең алданырга гына әзер торуы шаккаттыра», — ди прокурор һәм халыкны уяу булырга өндәде.

Матбугат конференциясендә катнашкан хокук саклау органнары вәкилләре кешеләрнең һаман да артык ышанучан, беркатлы булуын, карталарның пин-кодын беркемгә әйтмәскә һаман өйрәнеп җитә алмауларын ассызыклады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100