news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк

Марина Патяшина битлек-перчатка режимы чикләү чараларын йомшартуның бөтен этапларында сакланачагын әйтте.

Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип хәбәр итте.

Ул битлек-перчатка режимы чикләү чараларын йомшартуның бөтен этапларында сакланачагын әйтте. «Бер айдан барыбыз да битлек һәм перчаткаларны салачакбыз дип фаразлап булмый. Көзгә кадәр шушы режимда яшәргә туры киләчәк, перчаткасы булмаса да, битлек кию мәҗбүри», — диде Марина Патяшина.

Аның сүзләренчә, вирус бөтенләй теркәлми башлагач кына, перчатка, битлекне салырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100