Татарстанның сәламәтлек саклау системасына 1 млрд. 058,8 млн. сум акча барып җитмәячәк

Шул ук вакытта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы буенча чыгымнар 946 436,6 мең сум күләмендә арттырыла
(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Римма Гатина). Узган атнада ТР Дәүләт Советына кертелгән “Татарстан Республикасының 2009 елга һәм 2010, 2011 елларның планлы чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында” ТР законы проекты белән бүген ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары танышты. Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Сәламәтлек саклау, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, ТР Иҗтимагый палата вәкилләре катнашты.

2009 ел бюджетының яңа параметрлары турында депутатларга ТР Финанс министры урынбасары Алексей Шишкин аңлатты. Аның сүзләренчә, икътисади үсеш темплары акырынаю, кредит бирү шартлары катгыйлану шартларында, 2009 елның бюджет күрсәткечләрен яңадан карап чыгу зарурлыгы туган. ТР Финанслар министрлыгы шушы эш белән шөгыльләнү барышында алдан фаразланган күрсәткечләрнең түбәнәюен ачыклаган.

Билгеле булганда, 2009 ел бюджетын формалаштырганда “Urals” маркалы нефть бер барреле – 95 доллар, ә доллар курсы 24,7 сумнан алынган иде. Хәзерге вакытта бер баррель нефтьнең бәясе – 41 доллар, бер доллар 35 сум дип карала. Республика буенча уртача хезмәт хакы 18 меңнән 14150 сумга кадәр төшә.

“2009 елда республиканың бюджет формалаштыручы предприятиеләре эшен бәяләү, елның беренче кварталында җыелган салымнар күләме нигезендә, агымдагы ел бюджеты керемнәре 65 млрд. 886,9 млн. сум булыр дип фаразлана. Бу башта планлаштырганнан 33 млрд. 861,4 млн. сумга (34 процентка) кимрәк”, - диде А.Шишкин.

Аерым алганда, табышка салым, физик затлар кеременә салым, милеккә салым, җир асты байлыкларын табуга салым һәм гомуми керемгә салым буенча төп күрсәткечләр түбәнәйгән. Шулай итеп, бюджет проектында табышка салым – 15 824,3 млн., физик затлар кеременә салым – 16 500 млн., җир асты байлыкларын табуга салым – 2050,9 млн., оешмалар милкенә салым – 6 251,1 млн., гомуми керемгә салым 1 432 млн. сум күләмендә җыелыр дип фаразлана.

2009 елда салым булмаган керемнәр 5 198 млн. сум күләмендә кимер дип планлаштырыла. Шул исәптән торак төзелешенә, ягъни социаль ипотека программасын тормышка ашыру өчен җибәрелә торган 5 млрд. күләмендәге салым булмаган керемне бюджеттан чыгару көтелә. Чөнки әлеге программаны гамәлгә кертү өчен кирәк булган максатчан түләүләр 2009 елның 1 нче гыйнвареннан махсус хисап счетында җыелып бара. Гомумән алганда, республиканың үз керемнәре 34 млдр. 979,1 млн. сумга (40,5 процентка) кими дип күрсәтергә тәкъдим ителә.

2009 елның яңартылган бюджет проектында чыгымнарны 13 млрд. 914 млн. сумга киметергә тәкъдим ителә. Иң беренче чиратта республиканың теге яки бу тармакка караган максатчан программаларын йә вакытлыча туктатып торырга, йә финанслауны берникадәр киметергә киңәш ителә. .

Шулай итеп, республика бюджетының чыгым өлеше 85 млрд. 833,7 млн. сум күләмендә булыр дип фаразлана. Бюджетның дефицит өлеше 19 млрд. 946,7 млн. сум булыр дип карала. Дефицитны федераль бюджеттан киләчәк 15 млрд. сум күләмендә акча ярдәмендә каплап булыр дип көтелә. Әгәр республика бюджетына, планлаштырганнан тыш, өстәмә керемнәр керсә, алар дефицитны бетерүгә китәчәк.

Парламентның Социаль сәясәт комитеты колачлаган тармакларга килгәндә, бюджетта 2009 елга каралган барлык социаль түләүләр дә сакланып кала. Шул ук вакытта социаль-мәдәният өлкәләре буенча чыгымнарны киметергә тәкъдим ителә. Аерым алганда, сәламәтлек саклауга – 1 млрд. 058,8 млн. сум, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына 164 млн. 221,7 мең сум акча барып җитмәячәк.

Шулай ук бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакы түләү фондын, хезмәткә яңача түләү системасына күчү сәбәпле, өстәмә кызыксындыру өчен каралган резерв хисабыннан киметергә тәкъдим ителә. Аерым алганда, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына – 410 787,9 мең сум (4,3 процент), ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына – 42 092,0 мең сум (4,8 процент), ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына – 87 424,0 сум (3,9 процент), ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына 8 945,4 мең сум (4,3 процент) туры килә.

Шул ук вакытта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы буенча чыгымнар 946 436,6 мең сум күләмендә арттырыла. Чөнки федераль бюджеттан хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыру өчен 1 млрд. 225, 5 млн. сум акча килүе көтелә. Әлеге акчаларны эшчеләрне күпләп эштән азат итү куркынычы булганда – һөнәри әзерлеккә, иҗтимагый хезмәткә, вакытлыча эшкә урнаштыруга, кече эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә тоту күздә тотыла.