Төзәтү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр чыгарылыш имтиханнарын бирә

Төзәтү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр чыгарылыш имтиханнарын бирә

(Казан, 26 май, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Кичә республиканың төзәтү учреждениеләрендә соңгы кыңгырау яңгырады. Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен имтиханнар чоры башланды, дип хәбәр итә Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Чыгарылыш сыйныфларында барлыгы 550 кеше укый. Имтиханнар вакытына алар эштән азат ителәчәк. Шәһәрнең гомумбелем бирү мәктәпләре укучыларыннан аермалы буларак, алар традицион система буенча сынау узачак. БДИ әле пенитенциар учреждениеләргә килеп җитмәгән.