Татарстанда хакимият вәкилләре 47 фән эшлеклесенең каберен тәртипкә китерәчәк

2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Фән һәм технологияләр елына багышланган республика фән эшлеклеләренең каберләрен чистарту акциясе башланды. Анда беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев катнашты. Ул ведомство хезмәткәрләре белән бергә фәлсәфә фәннәре докторы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновның каберен тәртипкә китерде.

«Без акциягә теләктәшлек күрсәтергә һәм туган телне, фәнне, мәдәниятне үстерү һәм саклау өчен хезмәт куйган Татарстанның күренекле эшлеклеләренең, каберләренә барырга булдык. Без барлык каберләрнең дә яхшы хәлдә булмавын күрәбез», — диде Терентьев.

Мансур Хәсәновның кабере очраклы гына сайланмады. Аның казанышлары арасында Татарстан Фәннәр академиясен төзү, мөһим гуманитар тикшеренүләр бар, диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары. «Без департамент хезмәткәрләре белән Татарстан бүген кемнең тырышлыгы белән үсеш кичерә, шулай ук традицияләрне саклый, шуңа хөрмәт күрсәтергә булдык. Әгәр без тамырларыбызны белмәсәк, киләчәк турында ышаныч белән сөйли алмыйбыз", — дип йомгаклады ул.

Аннары алар Арча зиратындагы тагын берничә галим каберенә барды. Акцияне Казан Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты оештырды. Алар ел саен хәрбиләр каберләрен җыештыра. Быел Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты инициативасы белән фән эшлеклеләренең каберләрен дә тәртипкә китерү турында карар кабул ителде, диде комитет хезмәткәре Екатерина Батманова.

«Бу ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде, шуңа күрә акция үткәрелә. Якындагы атнада барлыгы 47 кабер тәртипкә китереләчәк. Алар арасында төрле өлкә фән эшлеклеләре каберләре бар. Министрлар Кабинетының күп вәкилләре акцияне хуплады һәм якындагы җиде көн дәвамында зиратка барачаклар», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

2021 ел Россиядә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. РФ Президенты Владимир Путин шул турыдагы указга имза куйды.