news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин запаста булган россиялеләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указга имза куйды

1 апрельдән Россиядә шулай ук хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Владимир Путин запаста булган россиялеләрне хәрби җыеннарга чакыру турында указга имза куйды.

Документны хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырдылар. Ул басылып чыккан көненнән үз көченә керә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Указ нигезендә, хөкүмәт һәм төбәк хакимиятләре җыеннар үткәрүгә бәйле чараларны үтәүне тәэмин итәргә тиеш.

1 апрельдән Россиядә шулай ук хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Гаскәргә 134 мең кеше җыярга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100