news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленария Мөслим: Оешмаларга антипремия бирү уңай нәтиҗәгә китерә

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе ике ел элек «Казан экспо»га тапшырылган антипремия очрагын мисалга китерде.

Ленария Мөслим: Оешмаларга антипремия бирү уңай нәтиҗәгә китерә
Зилә Мөбәрәкшина

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим антипремия бирү оешмаларга этәргеч булуын әйтте.

«Антипремия бирүнең уңай нәтиҗәсе дә бар — ике ел элек без „Казан экспо“га „Тяжело с татарским“ антипремиясен биргән булсак, быел Рәхмәт хаты тапшырдык, чөнки сайтларын һәм барлык элмә такталарын татарча да алып бара башлады», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рәис әйтүенчә, Бауман урамында урнаштырылган сәхнәдә яшь татар альтернатив музыкасы башкаручылары тәүге адымнарын ясый.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясен ел саен оештырабыз, кар яки яңгыр яуса да, боз яуса да уза, беркайчан да туктаткан юк. Яшьләр арасында татар телен таныту максатыннан чыгып үткәрәбез», — диде ул.

Аның әйтүенчә, акция эшчәнлегенә мәктәпләр белән эшчәнлек, Казан шәһәре буйлап квест-уеннар, икетеллелекнең кулланылышын ачыклау да керә.

Хәзерге минутларда акция Бауман урамында яшь башкаручыларның чыгышлары белән дәвам итә. 

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә Gauga, Карт Аяк, ОММАЖ, Taraf, qaynar төркемнәре, THE КАМ, Usal, K-Ru, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова һәм башкалар чыгыш ясый. 

Финал концертын журналистлар Лилия Низамова һәм Гүзәл Закирова белән Кариев театры актеры Булат Гатауллин һәм Taraf төркеме музыканты Нияз Мөбәрәкҗан алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100