news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургта Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербургка эш сәфәренә барды.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Санкт-Петербургтагы бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тукайның „Туган тел“ дигән шигыренең сүзләре һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Без Казанда татарча җырлыйбыз, татар мәктәпләрен ачабыз. Һәр халык үз телен, динен, гореф-гадәтләрен сакларга хокуклы. Казанда, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә бүген халыклар арасында тынычлык, татулык, дуслык нигезен салган бөек Тукайны искә алалар һәм хөрмәт күрсәтәләр», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан республикада яшәүче барлык этносларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклауга, ватанпәрвәрлекне ныгытуга, шулай ук күпмилләтле халыкның берләшүенә аерым игътибар бирә.

Аның сүзләренчә, Татарстанда Санкт-Петербургның «тынычлык һәм татулык хөкем сөргән» динамик үсешен зур кызыксыну белән күзәтәләр. «Без Россиядә яшәүче барлык халыкларның дуслыгы белән көчле», — диде парламент башлыгы.

Татарстан белән Санкт-Петербургны мәдәни һәм иҗтимагый-эшлекле тормышта яхшы, җылы һәм тыгыз мөнәсәбәтләре бәйли, дип өстәде Санкт-Петербургның Закон чыгару җыены рәисе урынбасары Анатолий Дроздов.

Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургка эш сәфәренә барды. Иртәгә республика парламенты башлыгы Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашачак, анда парламентаризм көне уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның сенаторлар, Дәүләт Думасы депутатлары, төбәк парламентлары башлыклары белән очрашуы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100