Башкортстанның Илеш районында сәламәтләндерү лагере төзелешенә 140 млн сум тотылган

Заманча лагерь 216 балага исәпләнгән.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Күптән түгел Хөкүмәттә үткән оператив киңәш­мәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Илеш районында «Орленок» балалар сәламәтлән­дерү лагере төзелеше белән кызыксынды. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин сүзләренчә, анда 216 балага исәпләнгән йокы корпусын төзү тәмамланып килә.

Яз­гы каникулларда сынау рәвешендә, беренче заезд башкарылды да инде. Объектны тулысынча 3 июньгә файдалануга тапшырырга һәм шул мизгелдән аны ел әйләнәсенә эш режимына күчерергә планлаштыралар. Бу турыда Башкортстанның «Кызыл таң» электрон газетасы хәбәр итә.

«216 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы төзелеше 2019 елда башланып, проект бәясе 139 миллион 900 мең сум тәшкил итә. Бинада чаралар үткәрү, компьютер заллары, 2 укыту кабинеты бар. Һәр блокта бер отряд урнашачак. Анда дүрт бүлмә урнашкан. Һәр бүлмәдә дүрт кеше яшәячәк. Бүгенге көндә корпуста төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында. Май аенда планда — территорияне төзекләндерү. Июнь башында лагерь ачылачак», — диде «Орленок» сәламәтләндерү лагере директоры Рәм­зил Рәхмәтуллин.

Республика лагерьларда балаларның җәйге ялын оештыруга әзерләнә. Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, быел бу максатта республикада ике миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бүгенге көндә реестрда санэпид күзәтчелек рөхсәте булган 1161 лагерь бар.

Киләчәктә проект кысаларында территориядә роллер чаңгысы трассасы, балаларга уен мәйдан-чыгы, теннис корты төзү планлаштырыла.