news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көндез Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар һава шартларының начараюы хакында кисәтә.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Бүген көндез һәм кич Татарстанның кайбер районнарында, шулай ук Казанда яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, синоптиклар көньяк-көнбатыш һәм көньяктан көчле җил турында кисәтә. Аның тизлеге урыны белән секундына – 21, Казанда 20 метрга кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot