news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларының төнлә эшләвен чикләү бетерелде

Хәзер җәмәгать туклануы оешмаларына 23 сәгатьтән соң эшләргә ярый.

Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларының төнлә эшләвен чикләү бетерелде

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән Татарстанда кафе һәм рестораннар кабат төнлә эшли алачак. Татарстан Министрлар Кабинетының бу карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Бүгенге документ Татарстан Хөкүмәтенең «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарындагы тыюны гамәлдән чыгара.

Җәмәгать туклануы оешмалары эшен 23 сәгатьтән соң чикләү 2021 елның 30 октябрендә кертелде. Бу чикләү Covid-19 белән авыручылар саны арту сәбәпле игълан ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot