news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туган телләр елына багышланган иң зур чаралар Тукай һәм Пушкин туган көннәрдә була

Апрельдә татар теленнән халыкара олимпиада, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия бәйгесе узачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында олимпиадалардан алып флешмобларга кадәр киң күләмле чаралар планы әзерләнгән.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында чаралар саны гына түгел, ә халыкны, беренче чиратта, балаларны һәм укучыларны колачлау да арта. Иң зур чаралар 26 апрельдә, Габдулла Тукайның 135 еллыгы көнендә узачак», — диде ТР Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәт мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова сөйләде.

Бу көнне Татарстан Мәдәният министрлыгы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салуны, шагыйрьнең юбилеена багышланган тантаналы чара, Татарстан дәүләт премиясен тапшыруны оештыра һәм әдәби-театр проектларын гамәлгә ашыра. 

Апрельдә татар теленнән халыкара олимпиада, Россиянең яшь шагыйрьләре һәм язучылары арасында «Илһам» конкурсының зона этабы һәм «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бөтенроссия конкурсы этабы узачак. 

6 июньдә, Рус теле көнендә Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуны оештыралар, шулай ук Рус теле көненә багышланган тантаналы чаралар һәм «Пушкин диктанты» халыкара акциясе узачак. Барлык мәгариф оешмаларында «Пушкинны укыйм» флешмобы оештырыла. 3-7 июньдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы рус теленнән халыкара олимпиада үткәрә.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында мәктәп укучыларының конференцияләре, республика районнары китапханәләрендә һәм кинотеатрларында чаралар планлаштырылган. «Иң киң күләмле чаралар Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә узачак», — диде Лилия Әхмәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100