Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә мәктәп укучыларын этикет кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр
Бу — яшүсмерләр клублары һәм шәһәр мәктәпләре белән берлектә сынау проекты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Әлмәт, 26 март, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт шәһәрендә «Кечкенә яшьтән этикет» дигән махсус проект эшли башлады.
Этикет дәресләре Габдулла Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсендә узачак. Нәкъ менә биредә кызыклы форматта концертлар, тренинглар, квестлар үткәрү мөмкинлеге бар. Китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча бик күп китаплар җыелган, шулай ук тиздән аш-су студиясе ачылачак.
Бу — яшүсмерләр клублары һәм шәһәр мәктәпләре белән берлектә сынау проекты. Барлык балалар китапханәләре дә анда катнашачак.
Бер дәрес эчендә үз-үзеңне тоту культурасына өйрәтү, балада этик дәрәҗә формалаштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә оештыручылар «Кечкенә яшьтән этикет» проекты дәвамлы булачак, дип вәгъдә итә. Алар этикет кагыйдәләрен бөтен бер буынны өйрәтү максатын куйган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз