Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
1 апрельдән Татарстанда йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнә
Әгәр һава температурасы +32 градуска кадәр күтәрелсә, йөк машиналарына республика юлларында хәрәкәт итү тыелачак.
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Чикләү 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Бу күчәргә төшкән авырлык рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла. Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.
Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр 10.00-22.00 сәгатьтә асфальт-бетон өслекле җирле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр хәрәкәте дә чикләнә. Әлеге чикләү һава температурасы +32 градуска һәм аннан да югарырак күтәрелгән очракта гамәлдә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз