news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус аркасында кинотеатрлар һәм фитнес-үзәкләр эшләүдән туктады

Республика Премьер-министры күңел ачу оешмаларының эшен вакытлыча туктату турындагы карарны имзалады.

Татарстанда коронавирус аркасында кинотеатрлар һәм фитнес-үзәкләр эшләүдән туктады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Татарстанда Covid-19 коронавирусы таралу куркынычы аркасында күп кенә күңел ачу оешмалары эшләүдән туктады. Шул хактагы карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Карар хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

«2020 елның 26 мартыннан Татарстан Республикасы территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кино заллары), төнге клублар (дискотекалар), балаларның уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеген вакытлыча туктатырга», — диелә документта.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Прокуратурасы бизнесны карантин шартларын бозмаска чакыра. Республикада катнашучылар саны 20 кешедән арткан чаралар, шулай ук кальян тарту тыела.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100