news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда балалар бакчалары россиялеләр эшләми торган атнада ябылмаячак

Эшне дәвам итәргә тиешле ата-аналар балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә калдыра алачак.

Татарстанда балалар бакчалары россиялеләр эшләми торган атнада ябылмаячак

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Эшләми торган атна мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына кагылмый, шулай итеп, ата-аналар балаларын балалар бакчасына китерә алачак. Бу хакта «Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча республика оператив штабы эше турында»гы брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эше дәвам итәчәк, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче һәм үз эшләрен туктата алмый торган ата-аналар баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә китерә ала», — дип сөйләде Фазлыева.

Брифингта шулай ук мәктәп укучылары һәм студентлар өчен каникуллар 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100