news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төбәкләргә сәүдә үзәкләрендә күңел ачу чаралары үткәрмәскә тәкъдим ителде

Төнге клублар, кинотеатрлар, балалар уйный торган бүлмәләр һәм балалар өчен күңел ачу үзәкләре эшчәнлеген дә вакытлыча туктатып торырга киңәш ителә.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында төбәкләргә сәүдә үзәкләрендә күңел ачу чаралары үткәрмәскә, кинотеатрлар эшен туктатырга һәм җәмәгать урыннарында кальян тартуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Министрлар Кабинеты сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарына РФ субъектлары территориясендә гражданнар катнашында ял, күңел ачу, мәдәни, физкультура, спорт, күргәзмә, агарту, реклама һәм башка шундый чаралар үткәрүне, шул исәптән мәдәният һәм ял паркларында, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, аттракционнарда һәм кеше күп җыела торган башка урыннарда тиешле хезмәт күрсәтүне вакытлыча тыярга», - диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, шундый хезмәтләр күрсәтү өчен билгеләнгән урыннар, шул исәптән төнге клублар, кинотеатрлар, балалар уйный торган бүлмәләр һәм балалар күңел ачу үзәкләре эшчәнлеген дә вакытлыча туктатып торырга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100