news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус аркасында Күп функцияле үзәкләр эш шартларын вакытлыча үзгәртә

Киләсе атнада Күп функцияле үзәкләр яңа документлар кабул итүне туктатачак.

Коронавирус аркасында Күп функцияле үзәкләр эш шартларын вакытлыча үзгәртә
Рамиль Гали

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). 30 марттан 3 апрельгә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәк офислары элек кабул ителгән гозерләр буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Шул ук вакытта яңа документлар кабул ителмәячәк.

Россия Президенты Владимир Путинның «Россиядә эшләми торган көннәрне игълан итү турында»гы указы нигезендә, яңа Сovid-19 тибындагы коронавирус таралу куркынычын булдырмас өчен, республика Хөкүмәте тиешле карар кабул итте.

Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк колл-үзәге гадәти режимда эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча консультация бирәчәк.

Күп функцияле үзәкләрдә документларны кабул итүне туктату карары илдә игълан ителгән эш атнасы вакытында үзәк офисларына килүчеләрне вирустан саклауны тәэмин итү кирәклеге белән бәйле. Карантин чаралар эшли башлаганчы Күп функцияле үзәкнең шәһәр бүлекләрендә көненә меңгә якын кеше булган, ә хәзер килүчеләр саны 20 проценка арткан.

Беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне (паспорт, машина йөртү таныклыгын, төрле белешмә һәм өземтә (выписка) кебек) алу өчен гозерне дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шул вакытта Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү зарурлыгы булмаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100