news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры казанлыларга уңайлы һәм җылы һава торышы вәгъдә итте

Көндез 9-10 градуска кадәр җылы булачак.

КФУ профессоры казанлыларга уңайлы һәм җылы һава торышы вәгъдә итте
Михаил Захаров

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Казанда уңайлы һәм җылы һава торышы көтелә. Мондый фаразны КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор Юрий Переведенцев бирде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, бүген, 26 мартта, Татарстан башкаласында һава торышына Төньяк Боз океаны өстендә урнашкан циклон йогынты ясый, әмма аңа антициклон якынлаша.

Март ахырына кадәр шәһәрдә һава торышын нәкъ менә шушы антициклон билгеләячәк. Төнлә термометр баганалары якынча нульгә кадәр төшәчәк, ә көндез 9-10 градуска кадәр күтәреләчәк. «Көннәр җылына бара», — диде Переведенцев.

Шулай итеп, җомга, 27 мартта, төнлә һава температурасы — нуль, ә көндезге сәгатьләрдә +9 градус була. Шимбә, 28 мартта, төнлә һава 1 градуска кадәр җылыначак, көндезен 9 градус җылы була. Якшәмбе, 29 мартта төнлә +3 градус, көндез +9 градуска кадәр җылы фаразлана.

Дүшәмбе, 30 мартта, төнлә 2 градуска кадәр, көндез 12 градуска кадәр җылылык көтелә. Хәер, «31 март һәм 1 апрельдә температураның кыска вакытлы түбәнәюе көтелә», ул үзе белән салкын атмосфера фронты алып киләчәк.

Шул ук вакытта явым-төшем булу ихтималы аз. 1 апрельдә генә бераз явым-төшем булырга мөмкин.

«Без барыбер яз килде, дип раслыйбыз. Хәзер уртача тәүлеклек һава температурасы нульдән югары. Климатик үлчәүләр буенча, бүген тәүлеклек һава температурасы -1,5 градус булырга тиеш. Чынлыкта исә күрсәткечләр нормадан 5-6 градуска югарырак», — дип нәтиҗә ясады КФУ профессоры.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100