news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда май аенда Горно-Алтайскига авиарейслар яңартылачак

Очышлар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Казаннан май аенда Горно-Алтайскига һәм кире юнәлештә авиарейслар яңартылачак. Бу хакта «ЮВТ АЭРО» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейслар атнага ике тапкыр — сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Казаннан 6.50 сәгатьтә очып китү һәм Горно-Алтайскига 14.50 сәгатьтә барып җитү планлаштырылган. Кире юнәлештә — 15.30 сәгатьтә очып китеп, Татарстан башкаласына 15.50 сәгатьтә килеп җитү билгеләнгән.

«Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән», - дип искәртелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Пассажирларны 50 урынлы CRJ-200 һава судноларында йөртәчәкләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100