news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роскомнадзор Facebook социаль челтәренә керүне өлешчә чикли

Әгәр социаль челтәр хокук бозуларны бетермәсә, аңа керү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә чикләнәчәк.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 25 февральдән Россиядә Facebook социаль челтәренә керү мөмкинлеген өлешчә чикләү буенча чаралар күрелә.

Моның сәбәбе кешенең хокукын һәм иреген бозу булуы ачыклана. Бу хакта Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә (Роскомнадзор) сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«25 февральдә Генераль прокуратура Тышкы эшләр министрлыгы белән килешү буенча Facebook социаль челтәрен кеше хокукын һәм иреген, шулай ук Россия гражданнарының хокукларын һәм иреген бозуга катнашы бар дип тану турында карар кабул итте», диелә ведомство хәбәрендә.

Кичә Facebook РИА Новости битен 90 көнгә «ялган мәгълүмат» тарату өчен чикләде. Моны сүз иреген бозу, дип атады «Россия сегодня» матбугат хезмәте. Шулай ук бер тәүлек эчендә цензурага тагын дүрт Россия массакүләм мәгълүмат чаралары материаллары дучар ителде.

Генпрокуратурада билгеләп үтелгәнчә, шул рәвешле Facebook Россиягә каршы санкцияләр кертү аркасында иҗтимагый әһәмиятле мәгълүматны таратуны законсыз рәвештә чикләде һәм шуның белән Конституциянең 29 маддәсен бозды. Ул «Россия гражданнарының теләсә нинди законлы ысул белән мәгълүматны ирекле эзләү алу, тапшыру, җитештерү һәм тарату хокукын» күздә тота.

Роскомнадзор Facebook социаль челтәрен тиешле исемлеккә кертәчәк. Әгәр социаль челтәр хокук бозуларны бетермәсә, аңа керү мөмкинлеге тулысынча яки өлешчә чикләнәчәк.

Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе Александр Хинштейн сүзләренчә, кабул ителгән чаралар беренче чиратта Facebook дүрт Россия мәгълүмат чарасына керү мөмкинлеген ачкан очракта гамәлдән чыгарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100