news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш депутаты күп балалы гаиләнең 60 мең сум бурычын түләгән

Җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина сүзләренчә, соңгы елларда депутатлар авыл халкының проблемаларын хәл итәргә актив  ярдәм итәләр.

Мамадыш депутаты күп балалы гаиләнең 60 мең сум бурычын түләгән
«Нократ»

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мамадыш районының Кызыл Тау авыл җирлеге депутаты Артем Рыжков күп балалы гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен 60 мең сум бурычын түләгән.

Парламентарий сүзләренчә, әни кеше өч баланы бер үзе үстерә, аларның берсе инвалид, әтиләре юк. Инвалид баласы булгач ана кеше эшли алмый. Бу турыда «Нократ» газетасы яза.

«Аның бурычы түләнеп бетте. Хәзер дә аңа булышып торам», — диде парламентарий Мамадыш районының иң зур авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында.

Җирлек башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина сүзләренчә, соңгы елларда депутатлар авыл халкының проблемаларын хәл итәргә актив ярдәм итәләр.

Соңгы елларда Кызыл Тау авыл җирлегендә юлларга асфальт җәелде, тротуар ясалды, урамга яктырткыч куелды, балалар бакчалары ремонтланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100