news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда фейерверк аттыру өчен мәйданчыклар исемлеге расланды

Киров дамбасы яр буенда, Казансу ярында, Казансу акваториясендә салют ату өчен урыннар билгеләнгән.

Казанда фейерверк аттыру өчен мәйданчыклар исемлеге расланды
Владимир Васильев

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Казанда пиротехника эшләнмәләре куллану өчен мәйданчыклар расланган. Фейерверк атуны берничә ноктада оештырырга мөмкин. Тиешле карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фейерверк атуны Киров дамбасы яр буенда, Казансу ярында («Ривьера» кунакханә комплексы белән «Казан» гаилә үзәге арасында), Казансу акваториясендә һәм Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә шәһәр районнары администрацияләре билгеләячәк мәйданчыкларда оештыру мөмкин.

Моннан тыш, контрольлек итүче органнар белән килешү буенча башка территорияләр дә сайланачак.

Казан Башкарма комитетының Гражданнар яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов фейерверк атуны оештыручы пиротехник эшләнмәләр куллануга лицензия булырга, аларны эшләтеп җибәрүгә карата барлык таләпләрне үтәргә һәм тамашачылар өчен куркынычсызлык тәэмин итәргә тиешлеген аңлатты.

Рөхсәт алу өчен, оештыручы 14 эш көненнән дә иртәрәк булмаган вакытта, әмма чара үткәрү датасына кадәр 5 эш көненнән дә соңга калмыйча шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә язмача гариза бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100