news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буран чыгу сәбәпле, Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассалар ябылды

Хәрәкәт чикләве бүген 20:30 сәгатьтә кертелә һәм һава шартлары яхшырганчы гамәлдә була.

Буран чыгу сәбәпле, Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассалар ябылды
Михаил Захаров

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буран аркасында Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассаларны яптылар. Бу хакта «Волго-Вятскоуправтодор» хәбәр итте.

Бүген 20:30 сәгатьтән башлап һәм һава шартлары яхшырганчы М7 трассасының Ижевскига һәм Пермьгә керү юлы ягыннан, 735 чакрымыннан 1169 чакрымына кадәр өлеше ябыла. Шулай ук Казахстан чигенә кадәр Казан-Оренбург-Акбүләк юлы, Йошкар-Ола-Яшел Үзән-М7 һәм Казан-Буа-Ульяновск юллары ябыла.

Юлларда контроль көчәйтеләчәк, шулай ук тәүлек әйләнәсе кар чистарту тәэмин ителәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100