news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәчәк

2020 елда Татарстанда яшәүче 600 кеше контракт буенча хезмәт итә.

Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәчәк
«Новая Кама»

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Февраль ахырында Алабуга медицина училищесын тәмамлаган кыз контракт буенча хезмәт итәчәк.

Татарстанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты вәкиле Илсур Минһаҗев контрактны имзалау һәм моны кем эшли алуы турында сөйләде. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.

«Контракт хезмәте — беренче чиратта, хезмәт вакыты регламенты белән шундый ук эш. Хәрби хезмәткәр иртән эшкә килә, көндәлек эшчәнлек вазифаларын үти, 13.00-15.00 сәгатьләрдә төшке аш була», — диде Илсур Минһаҗев.

Хәрби хезмәткәр төшке ашны ашханәдә яки частьтән читтә ашый ала. Эш көне кичке алтыда тәмамлана.

«Әгәр дә хәрби хезмәткәр кизү куелмаса, ул өенә кайта ала», — дип аңлатты Илсур Минһаҗев.

Контракт буенча хезмәт итүче казармада яки, әгәр ул буйдак булса тулай торакта, гаиләле булса эш фатирында яши.

Хезмәт хакы оклад һәм төрле премияләр белән түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100