news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Балалар онкология үзәге һәм тугыз ФАП төзергә планлаштыралар

2019 елда Татарстанда илкүләм проект буенча 15 балалар поликлиникасы ремонтланды.

Татарстанда Балалар онкология үзәге һәм тугыз ФАП төзергә планлаштыралар
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 2020 елда тугыз яңа фельдшер-акушерлык пункты һәм балалар онкологиясе үзәге төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова сөйләде.

«Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» һәм «Балалар сәламәтлек саклау системасын үстерү» федераль программалары Татарстанда тугыз яңа ФАП һәм Балалар онкологиясе үзәген төзүне күздә тота», – дип аңлатты матбугат хезмәте җитәкчесе.

2019 елда әлеге илкүләм проект буенча Татарстанда бер ФАП төзелде һәм 15 балалар поликлиникасы ремонтланды. Фельдшер-акушерлык пункты Лаеш районында төзелде.

Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп бурычлары - эшкә яраклы халыкның үлем санын 100 мең кешегә 350 очракка кадәр киметү, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын 100 мең кешегә 450 очракка кадәр киметү, яман шешләрдән үлүчеләр санын 100 мең кешегә 185 очракка кадәр киметү.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100