news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд»ның 1 этабы җиңүчеләре билгеле

1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд, һәр районнан берәр, сайлап алыначак.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең беренче этабында беренче 57 җиңүче билгеле булды. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрчеге һәм башкалар бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге http://100brand.ru/ сайтында урнаштырылган

1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд, һәр районнан берәр, сайлап алыначак. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдерелә.

Тавыш бирү сылтама буенча 1 марттан башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot