news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Федерация Советы пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законны хуплады

Индекцацияләр быелның 1 гыйнварыннан ясалырга тиеш.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Федерация Советы 2022 елга ил буенча пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы законны хуплап чыкты. 

Индекцацияләр быелның 1 гыйнварыннан ясалырга тиеш. Шул рәвешле, февральдә пенсионерлар инде индексацияләнгән түләүләр алачак. Бу хакта РИА Новости яза.

Пенсияләрне инфляция дәрәҗәсеннән югарырак — 8,6 процент күләмендә индексацияләү тәкъдиме белән Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. 20 гыйнварда Дәүләт Думасы ахыргы укылышта закон проектын хуплады.

Россия Федерациясе Куркынычсызлык Советы әгъзалары белән киңәшмәдә Президент Владимир шулай ук 2022 елда гади пенсионерларның гына түгел, хәрби һәм хокук сагында торучыларның пенсияләрен дә 8,6 процентка индексацияләргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100