news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фазлыева: Ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы алдыннан Казанның имиджы аеруча мөһим

Без Татарстан Республикасында туристлар өчен нинди вакыйгаларның кызыклы булуын төгәл аңларга тиеш, ди Татарстан Премьер-министры урынбасары.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда 2022 елда узачак Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм ЮНЕСКО сессиясе кебек зур халыкара вакыйгалар алдыннан республиканың вакыйгалар туризмы имиджы һәм үсеше аеруча мөһим. Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева шундый фикер белдерде.

«Без Татарстан Республикасында туристлар өчен нинди вакыйгаларның кызыклы булуын төгәл аңларга тиеш. Бу мәсьәләне киләчәкне уйлап хәл итәргә кирәк. Татарстанда 2022 елда узачак Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм ЮНЕСКО сессиясе белән бәйле барлык мәсьәләләр бик мөһим. Бу вакыйгалар вакытында республикага килүчеләрнең барысы да сыйфатлы туристик продукт алырга тиеш», — диде ул.

Фазлыева республикада экологик туризмны үстерүгә аерым игътибар бирде. Аның фикеренчә, кызыксынучы эшмәкәрләрне бу өлкәгә бирелә торган ярдәм чаралары белән активрак таныштырырга кирәк.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ведомствоның эш нәтиҗәләре турында хисап тотты. Ул белдергәнчә, 2021 елда туристлар агымы 2019 ел дәрәҗәсенә кадәр торгызылды диярлек, шулай ук ул 2022 елга планнары белән уртаклашты.

«2022 елда дәүләт комитеты алдында зур бурычлар тора. Беренче бурыч — 2021 елда кабул ителгән „Туризм һәм кунакчыллык индустриясе“ илкүләм проектында катнашу. Икенче бурыч — Татарстанның туризм ресурсларын алга этәрү. Өченче бурыч — төбәктә шәһәр яны ялы объектларын үстерү. Дүртенче бурыч — туристлык тармагын цифрлаштыру максатында эшләү», — дип хәбәр итте Иванов.

«2022 ел республикабызда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде, шуңа күрә бу бурычны иң мөһим бурычларның берсе дип саныйбыз», — диде ул.

Аның сүзләренчә, дәүләт комитеты Татарстан территориясендә уздырыла торган теләсә нинди чараларга һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер һәм муниципалитетлар вәкилләреннән креатив идеяләр көтә.

Коллегия нәтиҗәләре буенча Ләйлә Фазлыева һәм Сергей Иванов Татарстанның туризм өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләде. Алар быел тармакны үстерүгә зур өлеш керткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100