news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Базарлы Матак гимназиясендә Гөлзада Сафиуллина мөнәҗәтләрнең мәгънәсен аңлатты

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллинага, гимназия директоры урынбасары Лилия Әглиуллинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Базарлы Матак гимназиясендә Гөлзада Сафиуллина мөнәҗәтләрнең мәгънәсен аңлатты
http://alki-rt.ru/

(Әлки, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Азат Низамиев). Татарстанның халык артисткасы, җәмәгать эшлеклесе Гөлзада Сафиуллина Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә булды. Ул иҗат тәҗрибәсеннән чыгып үз киңәшләрен әйтте. Тарих, татар фольклоры турында сөйләшү алып барды. Халык җырларын яңгыратты, мөнәҗәтләр әйтеп кенә калмады, аларның мәгънәсен аңлатып бирде.

Театр түгәрәгендә «Беренче театр”дан өзек күрсәтелде. Оста куллар түгәрәгендә укучыларның төрле һөнәрләр үзләштерүләрен күрергә мөмкин иде. Укучылар, укытучылар тарафыннан җыйналган экспонатлар нигезендә музей оештырылган. Биредә Әлки районы халкының тормыш-көнкүреше, яшәү рәвеше, гомүмән тарихы чагылдырылган.

Язучы Нәби Дәүли бүлмәсендә, каләм иясе белән бәйле экспонатлар урын алган. Укучылар экскурсияләрне өч телдә — татарча, русча, инглизчә алып бара. Гимназия диварына татар һәм рус халкының бөек шагыйрьләре — Тукай һәм Пушкин портретларын ясаганнар. Һәр җирдә тәртип, чисталык, укучыларның үз ана телендә сөйләшүләре, укытучылар коллективының көләч йөзләре күңелгә рәхәтлек бирде.

Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллинага, гимназия директоры урынбасары Лилия Әглиуллинага Рәхмәт хатлары тапшырылды.  Укучылар һәм укытучылар кызыксындырган соруларына җавап алды. Очрашуны Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте оештырды. 

Соңыннан делегация Әлки районы үзәкләштерелгән китапханәгә юл алды. Милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова районда 1 үзәк китапханә, 1 балалар китапханәсе, 35 авыл китапханәләре барлыгын җиткерде. Районда төрле милләт вәкилләре яши, төрле телләрдә китаплар яңартылап торганлыгын әйтте. Китапханәдә Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина турындагы язмалардан күргәзмә дә оештырылган иде.

Сергей Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее исә тарихи бинада урнашкан. Биредә музей директоры Мария Платонова каршы алды. Музей хезмәткәре Гөлсинә Гәрәева һәр экспонат тарихын аңлатып, тәфсилләп экскурсия ясады. Биредә дә экспонатлар яңартылып торганлыгын күрдек.

«Биредә яшәүчеләр тарихларын барлап, югары дулкында тирбәләләр, рухи дөньяларын онытмыйча, аны саклый, барлый беләләр. Яшь буынны шул рухта тәрбияләүләре аеруча игътибарга лаек. Әлки районында татар, рус, чуваш халкы дуслык күперләрен булдырып башкаларга үрнәк булып яши», — диде Татарстанның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100