Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган ел Чаллыда 784 күп балалы гаилә җир белән тәэмин ителгән
Хәзер шәһәрдә 4,7 мең кеше җиргә чират тора.
(Чаллы, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 2020 елда Чаллыда 784 күп балалы гаиләне җир белән тәэмин иткәннәр. Бу хакта мэриядәге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте.
Җир кишәрлекләрен бирә башлаганнан бирле 7 753 гаилә гариза язган. Шул ук вакыттан 3 меңгә якын гаиләгә җир бирелгән.
Элек Чаллыда яшәүчеләр Подсолнуха микрорайонында Тукай районының Азьмушкино авылы яныннан барлыгы 300 гектар, шулай ук Сәмәкәй бистәсеннән 34 гектар җир кишәрлеге алдылар. Соңгы тапкыр җир кишәрлекләрен узган ел Тукай районының Калмаш авылы яныннан бирделәр.
Хәзер Чаллыда 4,7 мең гаилә җир өчен чиратта тора. Аларның барысын да җир кишәрлеге белән тәэмин итү өчен 700 гектардан артык җир кирәк, диде Ленар Гыйззәтуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз