news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа турында легендалар һәм мифлар җыентык итеп бастырылачак

Уфада яшәүчеләрне башкала турында легендалар һәм мифлар белән уртаклашырга чакыралар.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфада яшәүчеләрне шәһәргә нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Уфа тарихлары, мифлары һәм легендалары» проектында катнашырга чакыралар.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, проект кысаларында уфалылар башкала турында кызыклы фактлар, легендалар, мифлар белән уртаклаша ала.

Уфа үзенең тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, күп кенә тарихи һәм археологик һәйкәлләре белән бай. Һәр урам, йорт, истәлекле урынның үз тарихы бар. Вакыйгалар һәм кешеләр турында легендалар һәм истәлекләр саклана, диелгән хәбәрдә.

Шәһәр мэры Сергей Греков сүзләренчә, «Уфа тарихы, мифлары һәм легендалары» проекты Уфаның бай тарихы турында кызыклы фактлар белергә мөмкинлек бирәчәк. «Еш кына легендалар туристларны тарихи һәйкәлләр һәм музейларга караганда күбрәк җәлеп итә», — диде ул.

Иң кызыклы тарихлар, авторы күрсәтелеп, җыентыкка керәчәк.

Материалларны 2021 елның 30 апреленә кадәр: srt@ufacity.info электрон почтасына җибәрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100