Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Туган телләр елы уңаеннан зур концерт узачак
Сәхнәдә Татарстан территориясендә яшәүче 20 халык вәкилләре чыгыш ясаячак.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты 29 гыйнварда берничә чара уздырачак. Аерым алганда, Дуслык йортының зур залында Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милләт вәкилләреннән торган коллективлар һәм башкаручылар катнашында концерт булачак. Бу хакта йортның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәхнәдә Татарстанда яшәүче 20 халык вәкилләре чыгыш ясаячак. Алар арасында — татарлар, руслар, чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар, башкортлар, украиннар, немецлар, таҗиклар, әзербайҗаннар, әрмәннәр, грузиннар һәм башкалар.
Вакыйга кичке сәгать 16.00гә планлаштырылган.
Концерт башланыр алдыннан 15.00 сәгатьтә РФ Иҗтимагый палатасы рәисе Владимир Зоринның гаилә коллекциясеннән картиналар күргәзмәсе тәкдим ителәчәк..
Ул коллекцияне узган гасырның 90нчы еллары башында җыя башлаган, аның нигезен XX гасырның соңгы чирегендә — XXI гасыр башында иҗат иткән Россия провинциясе рәссамнарының эшләре тәшкил итә. Хәзерге вакытта коллекциядә 450дән артык рәссамнең эшләре бар. Аларның бер өлеше ТР Халыклар дуслыгы йортының тантаналар залында күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз