news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт Мәшгульлек үзәгендә йөздән артык вакансия тәкъдим иттеләр

Шәһәрдә киләсе ярминкә 19 февральдә узачак.

Әлмәт Мәшгульлек үзәгендә йөздән артык вакансия тәкъдим иттеләр

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәт Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды. Анда алты эш бирүче йөздән артык вакансия тәкъдим итте. 31 эш эзләүче эшкә юллама алды.

Әлмәттә яшәүчеләр 8.30 сәгатьтә вакансияләр белән таныша, эш бирүчедә әңгәмә уза ала иде. Бу турыда «Альметьевск ТВ» хәбәр итә.

Мәшгульлек үзәгенең һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Лариса Журавлева аңлатканча, ярминкә эшсез гражданнар өчен үткәрелә. Анда мәшгульлек өлкәсендә төрле дәүләт хезмәтләре тәкъдим ителә.

Ярминкә алты предприятие вәкилләре катнашында узды. Һәркем потенциаль кандидатларга вакансияләр һәм эш шартлары турында сөйләде. Барлыгы эш бирүчеләр тарафыннан 113 вакансия тәкъдим ителде.

Машина төзелеше өлкәсендә вакансияләр тәкъдим итә, ягъни предприятиегә югары квалификацияле белгечләр, эшче белгечләр, киң профильле станокта эшләүчеләр кирәк, диде персонал сайлау буенча Лиля Гыйбадуллина. «Шулай ук ремонтчылар безгә кирәк, эретеп ябыштыручылар, электромонтерлар. Бик күп һөнәр ияләре кирәк», — дип санап китте менеджер.

Хәрби комиссариатның бүлек җитәкчесе ярдәмчесе Светлана Стрюкова сүзләренчә, хәрби административ эш алып бару өчен хатын-кызлар чакырыла.

Ярминкәаена ике тапкыр уза. Кайберәүләр ярминкәдә әңгәмәгә үтәргә чакырылды. Вакансияләр ярминкәсендә 43 кеше булды. Киләсе ярминкә 19 февральдә була. Анда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр чакырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100