Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада соңгы биш елда 43 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча фатир алган
Бүгенге көндә районда әлеге программа кысаларында 54 кеше фатир алу өчен чиратта тора.
(Кукмара, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Сәлахетдинова). Кукмарада соңгы биш елда 43 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча фатир алган. Бүгенге көндә районда әлеге программа кысаларында 54 кеше фатир алу өчен чиратта тора.
Торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый гына программа эшләп килсә дә, иң кулае, мөгаен, социаль ипотека. 2020 елда районда яшәүче 11 кеше әлеге программа буенча сафка баскан яңа йортларда өй туйлары уздырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Социаль ипотека» программасы буенча фатирны тиз генә бирмиләр бит ул, дип күңелемне кайтаручылар да булмады түгел. Әмма үз сүземдә нык торып, документларны кире алмадым. Ирем дә сабыр гына көтә бирде. Шөкер, исәпкә басканнан соң өч елдан яңа өйле булдык. Хәзер сөенеп бетә алмыйм, яңа — яңа инде ул», — диде яңа йорт алучы Рәзилә.
«Үз чиратымны биш ел көттем. Ул вакыт эчендә өйләнергә дә өлгердем. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, тормыш иптәшем Алия, кызларыбыз Мәрьям һәм Әминә белән яңа фатирда яшибез. Өебез бер генә бүлмәле булса да, иң мөһиме — үз почмагың. Фатир ипотекасын тизрәк түләп бетереп, яңа йорт салу хыялы белән яшибез», — ди Район үзәк хастаханәсендә программачы булып эшләүче Раниф.
Программада, иң беренче чиратта, конкурста килешү төзегән һәм торак бина бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос керткән гаиләләр катнаша. Исәпкә алынганнан соң яшь гаиләдә бала туган очракта, 200 мең сум күләмендә компенсация түләнә. Ә инде балага 3 яшь тулганнан соң, ана сертификатыннан файдаланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз