news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан урамнарындагы «зебра» һәм «ат»ларны тарихи киемнәргә киендерәчәкләр

Татарстан башкаласында яшәүчеләргә Бауман урамының күңел ачу контентын яхшырту буенча идеяләр җибәрергә тәкъдим итәләр.

 Казан урамнарындагы «зебра» һәм «ат»ларны тарихи киемнәргә киендерәчәкләр

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Бауман урамында шәһәр халкына һәм кунакларына уртак фотолар ясарга тәкъдим итүче Казан аниматорлары эшендә сизелерлек үзгәрешләр көтелә.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын башкаручы — башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итүенчә, әлеге мәсьәлә Казан шәһәре Думасы Аппараты оештырган түгәрәк өстәл утырышында күтәрелде.

Бауман урамындагы «зебра» һәм «атлар» эшчәнлеге күптән түгел аеруча зур резонанс тудырды. Утырышта аларга эш алымнарына кайбер үзгәрешләр тәкъдим ителәчәге, шулай ук киемнәрен Татарстан башкаласы образларына туры килә торган костюмнарга алыштыру турында карар кылынды.

«Без аларга кызыклы [туристларга һәм Казан халкына] костюмнарны тәкъдим итәчәкбез. Әмма туган якны өйрәнүчеләрнең һәм җәмәгатьчелекнең моны ничек күрүен әйтүе бик мөһим. Чөнки Казанның үз тарихы бар. Һәм кинәт шәһәрнең төп урамнарының берсендә „Мадагаскар“дан [сәер] Зебраны күрәсең», — дип аңлатты Абзалов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аниматорлар утырышка чакырылган иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында әлеге фикер алышуның бер генә «гаеплесе» дә фикер алушага килмәде.

Абзалов сүзләренчә, теләге булган һәркем Бауман урамының күңел ачу контентын яхшырту буенча үз идеяләрен һәм тәкъдимнәрен kzn.kult@yandex.ru электрон почта адресына җибәрә ала.

Әлеге уңайдан Блогер Ләйлә Лерон Казан шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. «Ни өчен зебра? Әгәр дә төрле образлар белән фотога төшү ихтыяҗы бар икән, безнең бай тарихыбыз, әдәбиятыбызда андый каһарманнар да, әкият геройлары да бихисап: Камыр Батыр, Сөембикә, Кәҗә белән Сарык… " — дип яза ул. Бу хакта «Интертат» сайтында укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100