news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән

Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан мәктәптә туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда Казанның 130нчы мәктәбендә булган хәлгә бәйле рәвештә тикшерү үткәрелгән. Ашханәдәге аш пешерүчене эшеннән читләштергәннәр.

Бу хакта Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Ашханәдә булган хәл – һич тә ярамый торган гамәл. Аш пешерүче үз аңлатмасында ата-аналар сурәтләгән фактны таныды», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Элегрәк социаль челтәрләрдә әлеге мәктәптә укучы бер баланың әнисе язган хәбәр чыккан иде. Хатын-кызның түбәндәге күренешкә ачуы килгән: аш пешерүче, пилмәнне идәнгә төшереп җибәргәннән соң, аны укучылар өчен ризык әзерләнә торган кәстрүлгә салган.

Идарәдә раслауларынча, әлеге хилафлыкны 11 гыйнварда Казан мэры Илсур Метшин мәктәпләрдә керткән ата-аналар тарафыннан туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.

«Бу чараның алга таба да җитешсезлекләрне бетерергә һәм туклануны оештыру процессын камилләштерергә ярдәм итәчәгенә өметләнәбез», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә әлеге аш пешерүченең вазифасы вакытлыча ашханәдәге башка хезмәткәрләр арасында бүленгән. Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100