news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч район башлыгы ике баланың хыялын чынга ашырды

Бүләкләр ияләренә тапшырылды.

(Кайбыч, 26 гыйнвар, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ике баланың хыялын чынга ашырды. Ул бер кызга планшет, икенчесенә кәрәзле телефон бүләк иткән.

Иске Тәрбит авылында гомер итүче Энҗе Майорова гаиләсен яңа йорт белән котларга килгән район башлыгыннан беренче класста укучы кызлары Мирослава планшет сораган иде. Альберт Рәхмәтуллин кызның хыялын тормышка ашырачагын әйтте. Аның бүләген Иске Тәрбит авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев тапшырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Мирослава планшетка бик сөенде. Нәни кызыбызның үтенечен аяк астына салмавы, балага шундый зур бүләк ясавы өчен Альберт Илгизәровичка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сабый рәхмәте аңа меңе белән әйләнеп кайтсын. Бу планшет кызыбызга мәктәптә дә зур ярдәмче булачак», — диде Энҗе ханым.

Олы Подберезье урта мәктәбенең 7 класс укучысы Кристина Галактионова «Теләкләр чыршысы» акциясенә Кыш бабайдан кәрәзле телефон сорап хат язган булган. Бу кызның да хыялы чынга ашты. Аңа бүләкне район башлыгы исеменнән урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100