news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өчпочмак радар»: Казанның 56 елдан соң нинди булачагын күрсәткән ролик чыкты

Ролик авторлары вәгъдә иткәнчә, 2077 елда Казанда 7,5 миллионнан артык кеше һәм 1 миллионнан артык киборг яшәячәк.

«Өчпочмак радар»: Казанның 56 елдан соң нинди булачагын күрсәткән ролик чыкты
скриншот

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Tatarstan News редакциясе тәкъдим иткән видеода 56 елдан соң Казанның нинди булачагы күрсәтелгән.

CYBERTAT 2077 дип аталган роликта Татарстан башкаласындагы биналарны күрергә мөмкин, алар гаять зур голограммалар һәм оча торган автомобильләр белән тулыландырылган. Ә киләчәктәге барга кереп баручы кешенең баш очында «Өчпочмак радар» дигән сүзләр ялтырый.

Ролик авторлары вәгъдә иткәнчә, 2077 елда Казанда 7,5 миллионнан артык кеше һәм 1 миллионнан артык киборг яшәячәк.

«Африка илләренә чәкчәк һәм чәй рәвешендә күрсәтелгән гуманитар ярдәм континентта ачлык проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде, Казанда чираттагы трамвай гравитацион рельстан чыкты», - диелә радио аша җиткерелгән яңалыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100