news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Башлыгы дүртенче тапкыр әти булды

26 гыйнварда иртән хатыны Каринэ белән аларның улы туган.

Башкортстан Башлыгы дүртенче тапкыр әти булды

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы радий Хәбиров дүртенче тапкыр әти булды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 26 гыйнварда иртән хатыны Каринэ белән аларның улы туган. Бала Уфада дөньяга аваз салган, сабыйга нинди исем кушулары әлегә билгеле түгел.

«Башинформ» агентлыгы комментарий бирүләрен сорап республика Башлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Анда Радий Хәбировның улы дөньяга килүе турындагы мәгълүматны раслаганнар. Ана һәм бала үзләрен яхшы хис итә.

Хәбировлар өч малай тәрбияли. 56 яшьлек Радий Хәбиров өчен әлеге сабый дүртенче бала булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot