news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Россия территориясендә февральнең аномаль җылы булачагын фаразлый

Илнең төньяк-көнчыгышында гына температура фоны нормадан түбәнрәк була.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиянең күпчелек өлешендә февраль ае гыйнвар ае кебек аномаль җылы булачак. Бу хакта «Фобос» үзәге сайтында хәбәр ителә.

Илнең төньяк-көнчыгышында гына метеорологлар аномаль салкыннарны көтә. Анда температура гадәттәгедән 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.

«Калган территориядә сезонга хас булмаган җылы һава торышы көтелә, уртача алганда, нормадан 2-4 градуска югарырак була», - дип билгеләп үтә синоптиклар.

Шул ук вакытта, белгечләрнең алдан фаразлары буенча, Себернең урта киңлекләрендә һәм илнең Европа өлешендә тагын да җылырак һава торышы булырга мөмкин.

Аерым алганда, Мәскәүдә февраль аз гына салкын булачак, ә аннан соң температура март ахырындагыга якын була. Ай уртасында бераз салкынайта, әмма температура фоны барыбер нормадан югарырак булачак, ә ай азагында башкалага «чираттагы җылылык» киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100